Тәмле юл билгесе-3
"Татар ашханәсе. Тәмле юл билгесе" район бәйгесе балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау эшен оештыру, ата-аналарны педагоглар белән берлектә балаларны профилактикалау эшчәнлегенә җәлеп итү, юлда-транспортта имгәнүләрне кисәтү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү өчен ата-аналарның шәхси җаваплылыгын арттыру, балаларның һәм ата-аналарның иҗади сәләтләрен үстерү максатларында оештырыла. Ул, гадәттәгечә, милли форматта узды.
10 апрель көнне “Тылсым” балалар бакчасында узган район бәйгесендә мәктәпкә хәзерлек төркеменнән нәни блогерлар Айлина Усманова, Алисә Зиннуровалар катнашты. Әниләрнең дә иҗадилыгын чагылдырган бәйге эшләре искиткеч матур да, тәмле дә иде ( бәйге эшләрен яклау беткәч, җыелышып утырып чәйләр эчтек). Алып килгән милли дә, тәмле дә булган юл билгеле ризыкны милли киемнәр киеп яклау- финал турының биреме иде. Әлеге биремне уңышлы яклап, Усманова Айлина мактаулы икенче урын алды. Зиннурова Алисә дә катнашучы дипломына, истәлекле бүләкләргә ия булды.
10.04.2026
9
Комментарии
искиткеч матур бәйрәм булды ул