Кукмара ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлады
Бәйрәм алдыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары командасы белән берлектә чираттагы рейдка чыктылар. ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә 2023 елның Милли мәдәният һәм традицияләр елы дип игълан ителүен искә төшерделәр, шулай ук якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котладылар.
Кыш бабай белән Кар кызы акциядә катнашучы һәркемгә яктылык кайтаручы элементлар, тәм-томнар бүләк иттеләр һәм киләсе елның барыбыз өчен дә яхшы ел булуын теләделәр.
30.12.2022
180
Комментарии