Юл йөрү кагыйдәләрен үтә.Шигырь

Юл йөрү кагыйдәләрен үтә Юл йөрү кагыйдәләрен Үтәгез иртән – кичен. Онытмагыз, өйдәгеләр Зарыгып көтә безне. *** Юлда кызулык кирәкми, Имин йөрергә кирәк. Тамгаларга бирсәң күңел, Хәвефләр булыр сирәк. *** Хәвеф-хәтәр булмасын дип, Телидер һәрбер йөрәк. Шуңа да юлда йөргәндә Уяу булырга кирәк. *** Юл йөрү кагыйдәләрен Үтәгез һәммәгез дә. Шул чагында һәлакәтләр Күрмәссез берегез дә. *** Олыгыз да, кечегез дә Йөрегез исән-имин. Һәлакәткә юлыкмагыз , Хәерле юллар телим.
Юл йөрү кагыйдәләрен үтә.Шигырь

Комментарии

Наши партнеры

ГИБДД МВД России
ГБУ "Безопасность дорожного движения"
ГБУ «Научный центр безопасности жизнедеятельности»