Урок на тему "Светофор"
Табышмак: Бер аяклы үзе, маңгаенда өч күзе (светофор)
Мәгълүмат : Светофор сүзенең мәгънәсе. “Светофор” сүзе ике өлештән тора: “свет” һәм “фор”. Свет- яктылык дигән сүз. Ә “фор” сүзе греклардан “форос” сүзеннән алынган, ул “алып килүче” дигәнне аңлата. Димәк, светофор- яктылык алып килүче булып чыга.
Багананың өч күзе.
Өч күзендә өч сүзе!
Берсе аның – кызыл күз,
Икенчесе – сары күз,
Өченчесе – яшел күз.
Җыр: “Светофор утлары”
Бер, ике, өч –
Светофор утлары.
Бер яна да
Сүнә ич, светофор.
Кушымта:
Урамда һәм юл чатында
Сакта тора светофор,
Сакта тора светофор!
Кызыл ут
Кисәтә, тукта! – ди.
Юл ябык,
Син юлга чыкма! – ди.
Кушымта:
Сары ут
Әзер бул! – дигәндә,
Атлап чык
Юл аша яшелгә!
Кушымта:
Берсе – кызыл. Берсе – сары,
Тагын берсе яшел ич.
Светофор утлары

11.10.2017
957
Комментарии