Юлга чыксаң, иптәшең үзеңнән яхшырак булсы
Сер түгел, балалар һәм яшүсмерләрнең юл-транспорт һәлакәтләре вакытында җәрәхәтләр алуы 25 процент очракта үлемгә китерә. Сакланганны гына саклармын, дигәнме әле… Шуңа да гадәти кагыйдәләрне истә тотудан бәла-казага очрамаска булышачак:
– мәктәпкәчә яшьтәге балалар юлда берүзләре генә булырга тиеш түгел;
– балаларга юл тирәсендә уйнар, аеруча туп белән уйнарга ярамый;
– киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементның булуы мөһим;
– 12 яшькә кадәрге бала машинаның алгы утыргычында барганда, аны махсус утыргычка утырту мөһим;
– 7-11 яшьлек балаларны арткы утыргычта йә иминлек каешлары белән беркетергә, йә махсус утыргычка утыртырга кирәк.
11.10.2017
563
Комментарии