Юл йөрү кагыйдәләре буенча төзелгән кроссворд “Юл, хәрәкәт, транспорт”
Горизонталь буенча сорауларга дөрес җавап тапсагыз, баганада бер җөмлә укырсыз.
1. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе( ЮХИДИ).
2. Регулировщик таягы ( жезл).
3.Тимер жираф , башы күктә,
Күп күтәрә,көче күктә,
Тонна – тонна йөкләрне
Эләктереп ала ул,
Балконнарны балкытып
Биек өйләр сала ул ( кран).
4. Ике рәттә йортлар тора ун, егерме, йөзәрләп,
Зур шакмаклар күзләр белән гел берсен-берсе күзләп ( урам).
5. Тимер юл үткеләрендә һ. б. урыннарында юлны ачу- ябу өчен кулланыла торган махсус киртә ( шлагбаум)
6. Шәһәр кешесе транспортны кайда көтә? ( тукталыш)
7. Ияремә менәләр , Өзгәнемә тибәләр. Йөгертәләр , чаптыралар,
Кирәк җиргә китәләр ( трамвай) .
8. Беренче светофор кайсы илдә куела ? ( Лондон)
9. Кулына махсус таяк тоткан һәм күкрәгендә билгесе булган полиция хезмәткәре (көйләүче).
10. Ике тәгәрмәчле арба, атсыз да алга чаба ( велосипед).
11. Транспортсыз юлда баручы (җәяүле) .
12. Беренче рәсми юл билгеләре кайсы илдә уйлап табыла?( Париж)
13. Җир астында күп кешесе Булган яшь шәһәр гөрли. Халык тулы йортлар Урам буенча йөри .
( метро).
14. Авыл эчендә төнлә эшләргә ярамаган билге ( сигнал).
15. Юл билгесенең бер төре (күрсәтүче)
16. Бер аяклы үзе, маңгаенда өч күзе (светофор)
17. Юл да бәлагә юлыкмас өчен нәрсә белергә кирәк ? ( кагыйдә).

11.10.2017
1290
Комментарии