Полиция Кыш бабае «Гнездышко» социаль приютында булды

Яңа ел алдыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлегенең полиция патруль-пост хезмәтенең аерым ротасы хезмәткәрләре ел саен уздырыла торган "Полиция Кыш бабае" акциясенә кушылды. Приютта тәрбияләнүчеләр әкияти кунак килүенә алдан ук әзерләнгәннәр – Яңа ел бәйрәме турында шигырьләр өйрәнгәннәр, ә Кыш бабай тырышлыклары өчен барлык балаларга татлы бүләкләр таратты. Полицейскийлар тәрбиячеләрне һәм балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, аларга ныклы сәламәтлек, бәхет, шатлык, барлык теләкләрнең тормышка ашуын теләде.
Полиция Кыш бабае «Гнездышко» социаль приютында булды

Комментарии

Наши партнеры

ГИБДД МВД России
ГБУ "Безопасность дорожного движения"
ОСП "НЦБЖД АН РТ"
Издание по безопасности дорожного движения