ЮХИДИ Кыш бабае белән Кар кызы шоферларны сөендерде

Бүген төштән соң «МДСУ-1» оешмасы каршында гадәти булмаган рейд үтте. ЮХИДИ хезмәткәрләре белән “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач бүлеге җитәкчесе Яңа елга багышланган чара үткәрде. ГАИ хезмәткәрләре туктаткач кайбер шоферлар борчылып та куйдык, диләр, ләкин Кыш бабай һәм Кар кызының котлавы һәркемнең йөзенә елмаю бүләк итте. Юлдан үткән һәр машинага Кыш бабай кул болгап, бәйрәм кәефе бүләк итте. ЮХИДИ хезмәткәрләре кагыйдә бозган өчен генә түгел, ә шоферларга сәламәтлек, иминлек, юлларда исән-сау йөрергә язсын дигән теләкләр теләргә дә, файдалы бүләкләр бирергә дә туктаталар.
ЮХИДИ Кыш бабае белән Кар кызы шоферларны сөендерде

Комментарии

Наши партнеры

ГИБДД МВД России
ГБУ "Безопасность дорожного движения"
ОСП "НЦБЖД АН РТ"
Издание по безопасности дорожного движения