Чирмешәндә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы уза
Әлеге чараның төп максаты – юл – транспорт һәлакәтләрендә балалар травматизмын кисәтү һәм белем бирү учреждениеләре янында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыра төшү.
-Атна барышында районның мәгариф учреждениеләрендә ата-аналар, балалар белән төрле чаралар: әңгәмәләр, класс сәгатьләре үткәрү планлаштырабыз, юлда үз – үзеңне тоту турында чыгышлар ясаячакбыз, - ди район ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда инспекторы Рәмис Шәкуров.- Атналык барышында полиция хезмәткәрләре, нигездә, мәктәпләр, балалар бакчалары янында кизү торачаклар.
27.09.2017
654
Комментарии