Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү- заманыбызның иң актуаль мәсьәләләренең берсе
            Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү- заманыбызның иң актуаль мәсьәләләренең берсе. Бу юнәлештә безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында даими рәвештә эш алып барыла. Бүген дә  шөгыльләр юл йөрү кагыйдәләренә, аларны тагын бер кат искә төшереп үтүгә, белгәннәрне ныгытуга багышланды. Килгән кунакларыбыз да бар иде, алар- ГБУ “БДД” Казан шәһәренең Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н., район мәгариф бүлегендә  мәктәпкәчә белем  һәм тәрбия бирү методисты Саетова А.Н. һәм район тәрбиячеләре. Икенче кечкенәләр төркеме балалары “Мурзикның юл йөрү кагыйдәләренә өйрәнүе”, ә зурлар төркеме балалары “Юл йөрү кагыйдәләрен белү мөһим” темасына чаралар уздырдылар.  Әлеге чараларның максаты бик җитди: балаларны юл билгеләрен аера белүне, юлда хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү; юлларда күзәтүчәнлекне, игътибарлыкны, мөстәкыйль фикерләүне үстерү; урамда, җәмәгать транспортында, торак зоналарда үз-үзеңне тоту мәдәниятен тәрбияләү. Ягафарова Г.Н. балаларга җәяүлеләрнең юлда  йөрү үзенчәлекләрен, транспортта үз-үзеңне тоту күнекмәләрен тагын бер кат искә төшерде, соңыннан истәлекле бүләкләр тапшырды ..
        
         
        
                22.09.2017
                1022
            
         
                                     
                         
                         
                 
                             
                             
                             
                                             
                                             
                                             
								
                             
                             
                            
Комментарии
юлда йору кагыйдэлэрен кече яштэн белу кирэк