Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез

Түбәндәге шигырь юлларының нинди юл йөрү кагыйдәсенә туры килгәнен әйтү. 1. Юлны аркылы чыкканда, Иң гади бер кагыйдә: Башта карап ал син сулга, Ә аннан кара уңга. (Юлны аркылы чыкканда башта сулга, аннан уңга карарга кирәк). 2. Машина узганын көтми, Йөгермә син тизрәк. Моны белү һәр балага Кайда йөрсә дә кирәк. (Юлны машина узып киткәч, йөгермичә генә чыгарга кирәк). 3. Юлда йөрсәң, бул син өлгер, Светофорның төсен бел. “Кузгалма! - ди кызыл төсе, Сабыр, - дия сары күз”. (Светофорның төсләре нәрсә аңлатканын белергә кирәк). 4.Урам аша чыгарга кирәк Тиеш урында гына. Светофорның “кузгал!” – дигән Яшел утына гына. (Юлны аркылы чыкканда светофорның яшел уты янгач чыгарга ярый). 5. Автобустан төшү белән Туктап тор син бер ара. Тик автобус киткәч кенә, Юлдан чыгарга була. (Автобус үтеп киткәч кенә юлны аркылы чыгарга кирәк). 6. Әгәр чыгып җитә алмасаң, Уртасында туктап тор. Аннан тагын уңга карап, Юлыңны дәвам иттер. (Юлны чыгып җитә алмасаң, уртасында көтеп торырга кирәк). 7. Исән-имин булыйм дисәң, Уйнама син юлларда. Юл янындагы тауда да Шума син чаңгы – чана. (Юлда, юл кырыенда уйнарга ярамый). 8. Трамвай артына асылынып Бара күрмә һичкайчан. Иң куркыныч нәрсә дә шул: Онытма син беркайчан. (Трамвай артына асылынып барырга ярамый). 9. Юл читендә ни аңлаткан Билге басып торганын, Зур теләк белән өйрән син Юл йөрү кагыйдәсен. (Юлның шартлы билгеләрен белергә кирәк).
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез

Комментарии

Наши партнеры

Госавтоинспекция МВД по Республике Татарстан
ГБУ "Безопасность дорожного движения"
НЦБЖД Академии наук Республики Татарстан