Юл әлифбасы

Тема: “Юл кагыйдәләрен бел” темасы буенча “Башваткыч” уены Максат: 1. Укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру һәм үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү. 2. Балаларның игътибарлылыгын,мөстәкыйль эзләнүен,иҗади сәләтләрен үстерү. 3. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту, балаларның үзара аралашуларын яхшырту, дуслык, бердәмлек хисләре, машина йөртүче, юл хәрәкәтен көйләүче хезмәткәр һөнәрләренә кызыксыну тәрбияләү. Җиһазлау: юл билгеләре, ребуслар, табышмаклар, призентацияләр, светофор макеты һ.б. Кичә барышы Сәхнә бизәлгән. Урамда юлда балалар уйныйлар.Хәтта машина килгәнне дә ишетмиләр. Машина сигнал бирә, балалар уйнауларын дәвам итәләр. I. 1 нче сыйныф укучылары башкаруында бию “Уааа” ( түгәрәкләнеп утыралар). Машина туктый. - Әәйй, балалар, исәнмесез? Сез кемнәр соң? Хәтта машина тавышын да ишетмисез. Монда нишлисез? -Балалар, сез бит юлда уйныйсыз. Юл кагыйдәләрен өйрәнеп кенә каласы түгел, үтәргә дә кирәк. Әнә 4 сыйныф укучылары быел Норма мәктәбенә китәләр, зур юлларда йөрү өчен белемнәрен сынарга “Башваткыч” тапшыруына киттеләр. - Телисезме, сезне дә алып барам. Утырыгыз машинага (карышалар). Ни өчен? - Ә машинада йөрү кагыйдәләрен беләсезме соң? (укучылар кагыйдәләрне әйтәләр) Пассажирлар тиеш: – Утыру һәм төшүне тротуар ягыннан яисә юл кырыеннан һәм фәкать транспорт чарасы туктап беткәннән соң гына башкарырга; – Куркынычсызлык каешларын эләктерергә; Пассажирларга тыела: – Хәрәкәт вакытында урыныннан торып йөрү; – Хәрәкәт вакытында йөртүчегә комачаулау; – Хәрәкәт вакытында транспорт чарасының ишекләрен ачу; – Кычкырып сөйләшү; музыка тыңлау; һ.б. - Әйдәгез, юлга кузгалдык. Габделхаков Ранил, Мадияров Фәрит җыр “Мин шофер”. - Менә, балалар, “Башваткыч” тапшыруына килеп тә җиттек. Исәнмесез, кунаклар! Саумысез, барчагыз да! Сезне күрүгә без бик шат, Бу мәктәп –бакчабызда. Юл йөрү кагыйдәләрен Ел да өйрәнәбез без. Ни дәрәҗәдә белгәнне Хөкем итүчебез сез. Бүген башваткыч уенына Җыелабыз бергә без. Әйдәгез ,рәхим итегез, Соңга кала күрмәгез. II. Уенчылар үз урыннарын алалар һәм үзләре белән таныштыралар. Йомгаклау. Менә безнең уеныбыз тәмамланды. Укучыларыбыз үзләренең юл йөрү кагыйдәләрен бик әйбәт белүләрен күрсәттеләр. Әйдәгез, җиңүчеләрне көчле алкышлар белән котлыйк. Кадерле укучылар, юл билгеләре безгә бик күп нәрсә турында сөйли. Кирәк чакта боералар, кирәк чакта кисәтәләр. Аларның һәрберсе һәлакәтләр булмасын өчен куелган. Шуңа күрә һәрбер кеше: әти-әниме, абый-энеме, укытучымы, директормы, әллә президентмы - юлларда бик сак булырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә тиеш. . Сез дә аларны бик яхшы итеп өйрәнергә, башкаларга да өйрәтергә һәм һәрвакыт үтәргә тиеш . Шул вакытта гына безнең сәламәтлегебезгә куркыныч янамас. Халкыбызда борынгыдан килгән бер гадәт яши: юлчыларга юлга чыкканда “Хәерле юл!” дип озатып калалар һәм “Исән – сау кайттыңмы” дип каршы алалар. Әйе, көннәребез имин үтсен, юлларыбыз уң булсын, һәркайсыбыз өйләребезгә исән-сау әйләнеп кайтсак иде. Күз яшләре, хәвеф-хәтәрләр, кайгы – хәсрәтләр , сугышлар булмаса иде дигән теләктә без кичәбезне тәмамлыйбыз. Әлбәттә инде бу кичәбез Бөек Җиңүебезнең 70 еллыгына да багышланды. Сугыш инде безгә бик күп корбаннар китерде, барасы юлларыбыз безгә сөенечләр генә китерсен иде. 1 нче сыйныф кызлары башкаруында бию “Смуглянка” Әти белән әниеңне Кайгылардан сакла син. “Юл фәне әлифбасы”ның Һәр билгесен ятла син. Светофорның һәр әмерен Тиешенчә үтә син. Йөзгә кадәр яшәрсең Имгәнүләр күрмәссең. Юл йөрү кагыйдәләрен Онытма син кич - иртә. Әти-әниең һәрвакыт Сау кайтуыңны көтә. Шуның белән уеныбыз тәмам. Барыгызга да бәйрәмдә катнашуыгыз өчен рәхмәт. Юлларыгыз имин булсын. Сау булыгыз.
Юл әлифбасы

Комментарии

Наши партнеры

Госавтоинспекция МВД по Республике Татарстан
ГБУ "Безопасность дорожного движения"
НЦБЖД Академии наук Республики Татарстан