Җәяүле дөресме, әллә шофермы

Көзнең җайлап кышка таба авыша баруы ул юллардагы иң зур куркынычны тудыра торган чор. Бу бигрәк тә җәяүлеләр күп йөри торган урыннарга кагыла. Ә андыйлар, аңлавыбызча, ул мәктәп һәм балалар бакчасы яннары.Һәрбер бала яктылык кайтаргыч элементлар белән тәэмин ителгән булсын иде.Җәяүлеләрнең һәм шоферларның юлларда тиешле таләпләрне үтәмәгәне өчен нинди җәзалар карала соң? Россиядә җәяүлеләр һәм велосипедта йөрүчеләрне уздырмаган өчен машина йөртүчеләргә штраф күләмен 2,5 мең сумга кадәр арттыралар, моңарчы ул 1,5 мең сумны тәшкил итә иде. Ә инде яктылык кайтарткыч элемент такмаган җәяүлеләргә килгәндә, алар 500 сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин.
Җәяүле дөресме, әллә шофермы

Комментарии

Наши партнеры

Госавтоинспекция МВД по Республике Татарстан
ГБУ "Безопасность дорожного движения"
НЦБЖД Академии наук Республики Татарстан