Урок на тему "Светофор"

Табышмак: Бер аяклы үзе, маңгаенда өч күзе (светофор) Мәгълүмат : Светофор сүзенең мәгънәсе. “Светофор” сүзе ике өлештән тора: “свет” һәм “фор”. Свет- яктылык дигән сүз. Ә “фор” сүзе греклардан “форос” сүзеннән алынган, ул “алып килүче” дигәнне аңлата. Димәк, светофор- яктылык алып килүче булып чыга. Багананың өч күзе. Өч күзендә өч сүзе! Берсе аның – кызыл күз, Икенчесе – сары күз, Өченчесе – яшел күз. Җыр: “Светофор утлары” Бер, ике, өч – Светофор утлары. Бер яна да Сүнә ич, светофор. Кушымта: Урамда һәм юл чатында Сакта тора светофор, Сакта тора светофор! Кызыл ут Кисәтә, тукта! – ди. Юл ябык, Син юлга чыкма! – ди. Кушымта: Сары ут Әзер бул! – дигәндә, Атлап чык Юл аша яшелгә! Кушымта: Берсе – кызыл. Берсе – сары, Тагын берсе яшел ич. Светофор утлары
Урок на тему "Светофор"

Комментарии

Наши партнеры

Госавтоинспекция МВД по Республике Татарстан
ГБУ "Безопасность дорожного движения"
НЦБЖД Академии наук Республики Татарстан