Теләчелеләр юлларда сак йөрик.

Безнең район гаҗитеннән алынган язма : Хөрмәтле укучылар, 2017 елның сигез аенда Теләче район җирлегендә төрле тән җәрәхәте алу очрагы белән 19 юл ваҗигасы теркәлгән. Шушы юл ваҗигаларында 33 кеше төрле хәлдә тән җәрәхәтләре алды, шуларның сигезе балалар.Һәм алты кешенең гөмере өзелде алар арасында бер бала. Күпчелек очракта юл ваҗигасының гаебе булып руль артында утыручыларның юл кагыйдәләрен бозган очракта килеп чыга. Шуларның берсе тизлек кагыйдәсен бозу очрагы.2017 елның сигез ай дәверендә руль артына утыручыларның Теләче районы җирлегендә 9861 тизлек кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Тизлек кагыйдасын бозган өчен Административ кодексының 12.9 статьясы буенча административ бөркетмә төзелә һәм 500 сумнан башлап 5000 сумга кадәр күләмендә административ штраф каралган һәм бер ел эчендә кабат Административ кодексының 12.9 статьясы бозган очракта 2500 сумнан башлап бер елга йөртүче таныклыгыннан мәхрүм ителергә мөмкин. ЮХИДИ нең Теләче бүлеге җитәкчесе Илнур Кәримуллин
Теләчелеләр юлларда сак йөрик.

Комментарии

интересно

28.09.2017

Наши партнеры

Госавтоинспекция МВД по Республике Татарстан
ГБУ "Безопасность дорожного движения"
НЦБЖД Академии наук Республики Татарстан