Сак булыгыз, юлда – балалар!

Былтыргы шул вакыт белән чагыштырганда, андый һәлакәтләр 8гә, җәрәхәтләнүчеләр-бәрелүчеләр 13кә кимесә дә, һәлак булучылар саны артмаса да, биредә балалар турында сүз баруын онытырга ярамый, дип белдерә республиканың Баш автоинспекторы Р.Миңнеханов. Җәяүле балалар катнашында 101 һәлакәт булып, 45 очракта балаларның юл йөрү кагыйдәләрен бозуы билгеле. Нәтиҗәдә, аларның 5есе һәлак булган, калган очракларда балалар төрле дәрәҗәдә имгәнгән. Велосипедта барган балалар-үсмерләр һәлакәткә 37 тапкыр юлыккан. Аларында 1 бала үлгән, 36сы имгәнгән. Республиканың ЮХИДИ хезмәтендәгеләр игътибарны велосипедчылар катнашындагы һәлакәтләр саны артуга юнәлтә, чөнки «ике тәгәрмәчле»ләр катнашындагы фаҗигаләр быел 76 процентка арткан. Скутер, мототехникалы үсмерләр белән дә 12 транспорт һәлакәте теркәлгән. Татарстанда юлларда 1 июльгә кадәр булган статистика әнә шундый. Яңа уку елы башланыр алдыннан, каникулга авылларга, лагерьларга киткән шәһәр балаларының өйләренә кайтуын, авыллардан Казанга кунакка килүче балаларның күбәюен һәм урамнарда автотранспортның артуын исәпкә алып, республика ЮХИДИ хезмәте янә «Игътибар - балалар!» операциясе уздырачак.
Сак булыгыз, юлда – балалар!

Комментарии

Наши партнеры

ГИБДД МВД России
ГБУ "Безопасность дорожного движения"
ГБУ «Научный центр безопасности жизнедеятельности»