Моя будущая профессия

"Шофер буласым килә" Луиза Батыр – Болгари көе Эльмира Шәрифуллина сүз Үскәч кем буласың дип? Сорыйлар да, сорыйлар Әллә нинди һөнәрләр, Саныйлар да, юрыйлар. Минем әнә белсәгез, Шофер буласым килә. Капка төбенә кайтып, Җырлыйсым килә. Кушымта: Пип , пип, пип мин бу мин Кем бар анда, кайсыгыз? Чыгып капка ачыгыз, Юл өстендә тормагыз. Пип, пип, пип мин бу мин Кем бар анда, кайсыгыз? Чыгып капка ачыгыз, Юл өстендә тормагыз. Озын юллар үтәсе, Ерак китәсем килә. Сөт- су алып калага, Төяп китәсем килә. Авыл күчтәнәче бу Әби – бабайларга, Юлда тыз – быз йөрсәләр Кычкыртам сезгә.
Моя будущая профессия

Комментарии

Наши партнеры

Госавтоинспекция МВД по Республике Татарстан
ГБУ "Безопасность дорожного движения"
НЦБЖД Академии наук Республики Татарстан