Мин – җәяүле, мин – пассажир.

Мин – җәяүле, мин – пассажир. Мин укыймын мәктәптә, Мәктәбем бик еракта. Ничә чатны узасы бар, Мәктәпкә барган чакта. Җәяү йөрсәм – мин җәяүле, Автобуста – пассажир. Әле ярый хәрәкәтне Көйләп тора светофор. Көтәм башта светофорның Яшел уты янганын. Ашыксам да көтеп торам Машиналар туктаганын. Йөрим мин һәрвакыт Юл кагыйдәләрен саклап. Юл һәлакәтләре артуын Берничек булмый аклап. Исән-сау йөр, улым, дип Әнием озатып кала. Хәвеф-хәтәр күрмичә, Йөрсен юлда һәр бала.
Мин – җәяүле, мин – пассажир.

Комментарии

Наши партнеры

ГИБДД МВД России
ГБУ "Безопасность дорожного движения"
ГБУ «Научный центр безопасности жизнедеятельности»