Милициянең 100 еллыгына

Әдһәм Равилов хатирәләреннән Әдһәм Равил улы Равилов 1921 елда Саба районы Мичәнбаш авылында дөньяга килә. Җидееллык мәктәпне һәм элеватор-он сәнәгате техникумын тәмамлаганнан соң, «Заготзерно»ның Шәмәрдән пунктында лаборант, аннары лаборатория мөдире булып эшли. 1941 елның сентябрендә 20 яшьлек егетне Кызыл Армия сафларына алалар. Әмма 1942 елның июлендә авыру сәбәпле кире кайтаралар. 1944 елның февралендә ул янәдән армиягә алына һәм Дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгы карамагына җибәрелә. 1944-1946 елларда Литвада, гитлерчылар киткәннән соң калган бандитлар берләшмәләрен тар-мар итү буенча сугышчан хәрәкәтләрдә актив катнаша. Әдһәм Равилов 1944 елдан алып 1984 елга кадәр милициядә һәм КГБда хезмәт куя. Дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгының Тымытык, Азнакай бүлекләре, аннары Азнакай район милиция бүлеге начальнигы булып эшли. 1965 елдан алып 1984 елга кадәр Әлмәт шәһәре һәм районы эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары була. Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары, «Сугышчан казанышлары өчен» медале һәм башкалар белән бүләкләнгән. Әдһәм Равилович – уникаль кеше. 96 яшендә булуга карамастан, аның хәтере бүген дә искитмәле: милициядә һәм Дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгында хезмәт иткән елларын бөтен нечкәлекләренә кадәр тәфсилләп сөйли. Ул күп кенә резонанслы җинаять эшләрен ачуда катнашкан. Ә менә Балтыйк буе илләрендә «урман сугышчылары»на каршы көрәшкәнен ветеран аеруча дулкынланып искә ала. Реклама 1945 елның ноябрендә мине, дәүләт куркынычсызлыгы комитетының оператив хезмәткәре буларак, Литвага, фашистлар киткәннән соң калган бандитларга каршы көрәшергә җибәрделәр. Болар үз ватаннарында калган фашист ярдәмчеләре иде. Көндез алар гади авыл кешеләре кыяфәтендә, ә төнгелеккә урманга китә. Активистларны, коммунистларны, комсомолларны – законлы власть белән хезмәттәшлек иткән һәркемне үтерәләр. Сатлыкҗаннарны исәпләп чыгару җиңел эш түгел иде, чөнки җирле халык безне хупламады, ярдәм итмәде. Гомумән, Балтыйк буе илләрендә русларны яратмадылар. Без теләсә кайсы минутта аркабызга пычак кадарга яки атып үтерергә мөмкин икәнлекләрен белеп яшәдек. Бандитларның төп массасы урманда, җентекләп яшерелгән землянкаларда яши. Соңрак «урман сугышчылары»на өскә чыгу һәм безнең кебек «гебешник»ларның «борын төбендә» гаип булу өчен җир астында тулы бер коммуникацияләр челтәре булдырылганлыгы ачыкланды. Бандитларның конспирациясе искиткеч югары дәрәҗәдә иде. Гади башкаручылар бары тик үзләренең турыдан-туры бүлек командирын гына белә, ә тегесе – фәкать взвод командирын. Оператив мәгълүматларга караганда, безнең өяздә генә дә 300 ләп чамасы урман бандиты яшеренеп яшәде. Ул чагында Дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгы белән Эчке эшләр министрлыгы бер камытка җигелеп эшләделәр. Үз чиратыбызда безнең тарафтан да конспирация чаралары күрелә иде, чөнки бандитлар, телефоннан сөйләшүләребезне «эләктереп», алдагы планнарыбызны белеп тора иде. Менә шул чакта минем туган телем ярап куйды да. Җитәкчелек татар телен җирле халыктан берәү дә аңламаганын төшенүгә, командирлар мине яшерен мәгълүматлар тапшыруга җәлеп итә башлады. Эчке эшләр министрлыгы командованиесеннән кемнәрдер татарча белә икән, ә мине тәрҗемәче итеп дәшәләр иде. Ул вакытта нык куркыныч булдымы икән, юкмы - анысын хәтерләмим. Мөгаен, куркынычтыр. Әмма мин яшь, 23 яшьлек егет, фашист куштаннарының башбаштаклыгын күргәндә йөрәгемдә дөрләп ут кабына иде. Миңа яшәү белән үлем арасы бер мизгел икәнен аңларга ярдәм иткән шундый бер очрак та булды әле. Вильнюста командировкада чагым. Ике таныш хатын-кыз хезмәттәшем мине, әле ул вакытта буйдак егетне, ресторанга чакырдылар. Берсенең әтисе шул ресторанның директоры икән. Кызлар белән төн уртасына кадәр утырдык. Каршы килүемә карамастан, мине кунакханәгә кадәр озатып куярга булдылар. Кечкенә генә инеш янында хушлаштык та, мин биш йөз метрлап арырак булган вакытлы торагыма юл тоттым. Төннең матурлыгына хозурланып, акрын гына атлыйм шулай. Шулчак төнге тынлыкны бозып, автоматтан аттылар. Пулялар колак өстемнән генә диярлек сызгырып үтте. Тиз генә иелеп, якындагы агач артына яшерендем. Йөрәк урыныннан очып чыгардай булып тибә. Агач кәүсәсенә сеңеп беткән хәлдә, йөрәк тибешемне генә ишетеп, унбиш минутлап тордым. Бераз тынычлангач, тирә-ягымдагы авазларга колак сала-сала, кунакханәгә хәтле йөгереп диярлек кайтып җиттем. Очраклы хәл булгандырмы, әллә инде кемнәрдер мине махсус көтеп тордымы – шул килеш ачыкланмыйча калды. Җитәкчелеккә бу турыда хәбәр итеп тә тормадым. Ни дисәң дә, исән калдым бит... 1946 елның февралендә СССР Югары Советына сайлаулар узу белән бәйле рәвештә безнең хәл тагы катлауланды. Бандитлар һәм аларның ярдәмчеләре әлеге чараны өзәргә тырышты. Сайлау участокларына, активистларның йортларына ут төртә башладылар, җирле халыкны куркыттылар һәм хәтта үтерделәр дә. Катлаулы агентура эше барышында безгә аларның эзенә төшү насыйп булды. Һәм сайлаулар алдыннан гына диярлек аларны юк итү буенча операцияне уңышлы уздырдык. Урнашкан урыннарын төгәл белеп алдык та, таң белән безнең отрядлар төнге чираттагы «эшләреннән» кайтып ял итәргә ниятләгән бандитларны камап та алды. Башта бирелергә тәкъдим иттек, әмма тегеләр җавап итеп безгә каршы ут ачты. Шуннан соң актив һөҗүмгә күчтек. Нәтиҗәдә «урман сугышчылары» отрядының күпчелек өлеше юк ителде, ә кайберләре шулай да кача алды. Тик алар да тиздән кулга алынды. Шулай итеп сайлаулар алдыннан киеренкелек кимеде, вәзгыять җайга салынды. Тик кешеләр барыбер дә бандитларның үч алуыннан куркып сайлауларга барырга теләмәде. Җирле халык арасында абруе зур булган чиркәү әһелен ярдәмгә чакырырга мәҗбүр булдык. Сөйләшүләргә җитәкчелек мине һәм милләте буенча латыш булган тагын бер хезмәткәрне җибәрде. Поп русларны өнәми иде. Безнең белән дә теләмичә, салкын гына сөйләште, ярдәм итәргә җыенмавын белдерде. Озак кына үгетләүләрдән соң, ниһаять, атакайны үз ягыбызга аударуга ирештек. Ул инде үз чиратында мәхәллә кешеләрен сайлауга барырга күндерде. Шулай итеп, максатыбызга ирештек: сайлаулар булды һәм тыныч шартларда узды. Материал Россия ЭЭМның Әлмәт районы буенча бүлеге тарафыннан әзерләнде
Милициянең 100 еллыгына

Комментарии

Наши партнеры

Госавтоинспекция МВД по Республике Татарстан
ГБУ "Безопасность дорожного движения"
НЦБЖД Академии наук Республики Татарстан