Куркынычсыз юл төзим

Тормыш шулай корылган – без юлларсыз яши алмыйбыз. Сәяхәткә җыенсак та, дусларыбыз, якыннарыбыз белән күрешергә уйласак та, юллар үтәргә туры килә. Ә юл – бер –берсен узышып чапкан машиналар ташкыны һәм ашыгучы җәяүлеләр. Юл һәлакәтләренең күбесе игътибарсызлыктан, мәгънәсез тәвәккәллектән килеп чыга. Юл иминлеге мәсьәләсе елдан – ел кискенләшә. Юлларда аварияләр үзләреннән – үзләре генә барлыкка килми.Алар кемнең дә булса, теге яки бу кагыйдәләрне дөрес үтәмәвеннән килә. Шуның өчен дә юл йөрү кагыйдәләрен белү һәм аларның таләбен үтәү – һәркемнең бурычы. Бүгенге кичәнең исеме дә шуның турында әйтә һәм балаларның юл йөрү кагыйдәләрен ничек үзләштергәннәрен тикшерүне максат итеп куя. Велосипед – иң киң таралган транспорт төрләреннән санала. Аның сере шунда: һәркем идарә итә ала, ягулык кирәкми, экологик яктан зарарсыз һәм сәламәтлек өчен файдалы. Әмма аның уңайсыз яклары да күп: һәр ел саен юлларда 30 000гә якын кеше һәлак була, алар арасында велосипедчылар да аз түгел.Фаҗига булмасын өчен велосипедчы да кагыйдәләрне үтәргә тиеш. Беренче велосипед проектын 1495 нче елда италия галиме Леонардо да Винчи эшли “үрмәкүч” 1817 нче ел  тизаяк 1876 нчы ел - “көңгерә” 1877 нче елда “Бециклет рудж 1884 нче ел  “Сейфети” үрмәкүч Хәзерге заман велосипедлары 300млн. төр 500млн.төр. Велосипедның бөтен детальләре дә нык, ышанычлы булырга тиеш: Тормозлар, тәгәрмәчне яхшы эләктерә торган; Руль тиешле биеклектә һәм җайлы борыла торган; Сигнал каты һәм чиста яңгырарга; Яктылык кайтаргыч чиста; Фонарь юлны яктыртырлык итеп урнаштырылган; Утыргыч тиешле биеклектә ышанычлы итеп урнаштырылган; Чылбыр дөрес итеп тарттырылган; Тәгәрмәчнең кыршаулары нык; Тәгәрмәчнең күчәрләре һәм педальләр җиңел әйләнә торган булырга тиеш. Велосипедчылар өчен кагыйдәләр: Зур юлларда, велосипед юллары буйлап 14 яшьтән йөрергә рөхсәт ителә; юл кагыйдәләрен белүен раслаучы документы һәм махсус номеры булырга тиеш; Юл читеннән 1 метрдан да зур булмаган ераклыкта йөрү рөхсәт ителә; Юл аркылы чыкканда велосипедтан төшеп, руленнән тотып, җәяүлеләр шикелле чыгасы ; Пассажирлар утыртып йөрү тыела, бары тик велосипедның махсус утыргычы һәм аяк куя торган җайланмасы булса 7 яшькә кадәрге балаларны утыртып йөрергә мөмкин. Тыела: Велосипед йөрү өчен махсус юл булганда машина юлыннан йөрү; Рульгә ике кул белән дә тотынмыйча, аякны ычкындырып йөрү; Башка транспортка тагылып йөрү; Башка велосипедны тарттырып йөрү ,бары тик велосипед өчен махсус эшләнгән прицеп кына тагарга мөмкин; Озынлыкка һәм аркылыга ярты метрдан да артык чыгып тора торган һәм йөртергә комачаулый торган йөк ташу тыела;
Куркынычсыз юл төзим

Комментарии

Наши партнеры

Госавтоинспекция МВД по Республике Татарстан
ГБУ "Безопасность дорожного движения"
НЦБЖД Академии наук Республики Татарстан