Игътибарны штраф белән арттырмакчылар

Җәяүле һәм велосипедта баручыларга юл бир­мәгән машина йөртүчеләр­гә кесәсен шактый бушатырга туры киләчәк. Россия Президенты Владимир Путин кичә шул хакта закон имзалады. Аның нигезендә, җәяүлеләр һәм велосипедта баручыларга юл бир­мәгән машина йөртүче­ләргә 1,5-2,5 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Җәза күләме хокук бо­зуның ни дәрәҗәдә куркыныч булуына бәйле, диелә документка аңлатма язуында. Билгеле булганча, әлегә ка­дәр мондый төр закон бозу өчен штраф күләме 1,5 мең сум тәшкил итә иде. Узган ел ил башлыгы, Рос­сиядә җәяү­ле кичүләрендә кеше таптату очраклары арту сәбәпле, мондый игътибарсыз машина йөртү­челәргә карата җә­заны көчәйтергә кушкан иде. Озак­ламый Россия Эчке эш­ләр министрлыгы тарафыннан гамәлдәге законга шул хакта төзәтмә әзер­лән­де. Яңа имзаланган закон күп кенә белгечләрдә каршылыклы фикерләр уятырга өлгер­гән инде. “Россия җәяүлеләре берлеге” башлыгы Владимир Соколов игъ­тибарсыз машина йөр­тү­челәрне инспекторлар торган урында гына максималь күләмдә штрафка җәлеп итеп булачак дигән фикердә. “Закон бозу очрагы автомат рәвештә эш­ләү­че фо­товидеотеркәү җиһаз­лары ярдәмендә теркәлсә, штраф күләме элеккечә үк 1,5 мең сумнан артмаячак. 20 көн эчендә 50 процент ташлама белән түләсә, ул бөтенләй 750 сумга гына кала. 2,5 мең сумлык штрафны исә кагыйдә бозу инспектор тарафыннан теркәлгән очракта гына түләттереп булачак. Ә алар­ның, билгеле булганча, башка күпкә мөһимрәк эшләре дә җитәрлек”, – ди белгеч. Владимир Соколов җәяүле ки­чүендә машинасын калдырган “тимер ат” хуҗаларына каралган штраф күләмен дә арттыру яклы. “Бүген моның өчен мең сум күләмендә генә штраф каралган. Ә бит мондый кагыйдә җәүялеләр гомере өчен шулай ук бик зур куркыныч тудыра”, – ди ул.
Игътибарны штраф белән арттырмакчылар

Комментарии

Наши партнеры