“Игътибар: юл кичүе!” айлыгы бара.

Татарстанда 28 августтан Горький тимер юлында “Игътибар: юл кичүе!” айлыгы бара. Ул тимер юл кичүләрендә юл-транспорт профилактикасына юнәлдерелгән. Бу хакта Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Ел башыннан Горький тимер юлында 17 юл-транспорт һәлакәтендә җиде зыян күрүче теркәлгән, шуларның бише - Казанда. Айлык барышында тимер юлчылар ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә автопредприятиеләрдә һәм автомәктәпләрдә булып, аңлату эшләре алып барачак. Аерым игътибар юл кичүләренең техник торышына, тавыш һәм ут сигнализацияләренә биреләчәк. Юл кичүләрендә кизү торучылар гадәттән тыш хәлләрдә ни эшләргә кирәклеге буенча өстәмә инструктаж бирәчәк.
“Игътибар: юл кичүе!” айлыгы бара.

Комментарии

интересно

28.09.2017

Наши партнеры

Госавтоинспекция МВД по Республике Татарстан
ГБУ "Безопасность дорожного движения"
НЦБЖД Академии наук Республики Татарстан