Чирмешәндә балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгы хакында сөйләштеләр

Хәзер һәркемнең диярлек йортында компьютер бар, Интернет тоташтырылган. Балалар аның каршында көннәр, сәгатьләр буе утыралар. Кайбер ата-аналар балаларының анда нәрсә караулары, укулары, нинди мәгълүмат алулары турында кызыксынмыйлар да. Ә кызыксынырга кирәк икән. Социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, балалар 8-9 яшьтән үк мөстәкыйль рәвештә Интернет челтәренә керә башлыйлар. 14 яшькә кадәр булган кулланучыларның яртысыннан артыгы начар эчтәлектәге сайтларга керәләр. Балаларның 39 проценты порнографик сайтлар карый, 19 проценты көчләү күренешләрен күзәтә, 16 проценты комарлы уеннар белән мавыга. Балаларның 14 проценты интернетта наркотик матдәләр һәм алкоголь турында кызыксына, 14 процент үсмерләрне эсктремистик ресурслар җәлеп итә. Саннар куандырырлык түгел. Интернет бала өчен куркынычсыз булсын дисәк, ата-анага нәрсә эшләргә, нәрсәләр белергә кирәк?- Интернетка, нигездә, бәйлелек ата – ана игътибары җитмәгән балаларда барлыкка килә, - ди кадет мәктәп-интернаты педагог – психологы Гөлназ Вафина. – Әти – әнисе белән уртак тел табалмаган балалар, виртуаль дөньяда дуслар эзли башлыйлар. Шуңа да, беренче чиратта, балаларның тормышы белән кызыксыныу мөһим. Нинди кызу эш булуына карамастан, бала беренче урында булырга тиеш, сезгә мөрәҗәгать итте икән, аны тыңларга иренмәгез, “вакытым юк”, - дип кул селтәргә ярамый. Дәрестән буш вакытында аңа шөгыль табару, компьютер каршында утыру вакытын чикләү зарур. Интернетта шәхси мәгълүматларны ачарга ярамаганлыгын, куркыныч сайтлар, шикле кешеләр белән очрашу мөмкинлеге булуын аңлатырга кирәк. Балаларга челтәрдәге мошенниклык, алдау фактлары турында сөйләргә. Интернет беренче чиратта мәгълүмат эзләүдә, укуда ярдәмче булуын аңлатыгыз. Һәм инде балагызның нинди сайтларда утырганы, челтәрләрдә кем белән аралашканы белән дә кызыксыныгыз. Интернеттан файдалану балагызга зыян салмасын дисәгез, шуларны исегездә тотыгыз.
Чирмешәндә балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгы хакында сөйләштеләр

Комментарии

Наши партнеры