Башваткыч уены "Юл.Хәрәкәт. Транспорт."

Сораулар Горизонталь буенча сорауларга дөрес җавап тапсагыз, баганада бер боерык җөмлә укырсыз. 1. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе( ЮХИДИ). 2. Регулировщик таягы ( жезл). 3.Тимер жираф , башы күктә, Күп күтәрә,көче күктә, Тонна – тонна йөкләрне Эләктереп ала ул, Балконнарны балкытып Биек өйләр сала ул ( кран). 4. Ике рәттә йортлар тора Ун, егерме, йөзәрләп, Зур шакмаклар күзләр белән Гел берсен-берсе күзләп ( урам). 5. Тимер юл үткеләрендә һ. б. урыннарында юлны ачу- ябу өчен кулланыла торган махсус киртә ( шлагбаум) 6. Шәһәр кешесе транспортны кайда көтә? ( тукталыш) Динамик пауза: 1 нче сыйныф укучылары башкаруында бию “Катюша” 7. Ияремә менәләр , Өзгәнемә тибәләр. Йөгертәләр , чаптыралар, Кирәк җиргә китәләр ( трамвай) . 8. Беренче светофор кайсы илдә куела ? ( Лондон) Мәгълүмат бирү: Беренче светофор моннан 100ел элек Лондонда куела. Анда 2 төс кенә була: кызыл һәм яшел. Махсус кеше җеп ярдәмендә кирәкле төс түгәрәген күтәрә торган булган. Россиядә беренче светофор Мәскәүдә 1929нчы елда куела. Ул 3 тигез өлешкә бүленгән түгөрәк формасында була: кызыл, яшел һәм сары. Регулировщик укны кирәкле төскә бора торган булган Соңрак Санкт-Петербург һәм Мәскәү шәһәрләрендә электр белән эшләүче 3 төсле светофорлар барлыкка килгән. 9. Кулына махсус таяк тоткан һәм күкрәгендә билгесе булган полиция хезмәткәре (көйләүче). 10. Ике тәгәрмәчле арба, атсыз да алга чаба ( велосипед). Велосипед сүзе «тиз аяк» (быстроног) дигәнне аңлата. Балалар арасында ул иң популяр транспорттан санала. Бу механизмны офицер барон Дрез уйлап тапкан. Барон механиканы бик яраткан. Ике тәгәрмәчле велосипед Россиядә 1801 елда Артамон исемле мастер тарафыннан уйлап табылган. «Самокат» ( үзе йөрүче) дип аталган велосипед тулысынча тимердән ясалган. Аның авырлыгы 40 кг чамасы булган. Шуннан соңгы елларда велосипедның күп төрле вариантлары эшләнә. 1920 елда велосипед эшчеләрнең, табибларның, хат ташучыларның төп йөрү транспортына әйләнә. Бүген дә ул киң кулланышта. 11. Транспортсыз юлда баручы (җәяүле) . 12. Беренче рәсми юл билгеләре кайсы илдә уйлап табыла?( Париж) Мәгълүмат бирү: Беренче автомобильләр барлыкка килгәч, кагыйдәләрсез һәм юл билгеләреннән башка юлларда хәрәкәт итү куркыныч була башлый. 1900нче елда Парижда юл билгеләренә сүзләр булмаячагы, ә бары тик бөтен кешегә, хәтта укый-яза белмәүчеләргә дә аңлаешлы символ-сурәтләр генә булырга тиешлеге турында карар кабул ителә. 1909 нчы елда беренче дүрт билге кабул ителә: “Сикәлтәле юл”, “Борылыш” , “ Юллар чаты”, “ Тимер юл белән кисешү”. 13. Җир астында күп кешесе Булган яшь шәһәр гөрли. Халык тулы йортлар Урам буенча йөри ( метро). 14. Авыл эчендә төнлә эшләргә ярамаган билге ( сигнал). 15. Юл билгесенең бер төре (күрсәтүче) 16. Бер аяклы үзе, маңгаенда өч күзе (светофор) Мәгълүмат бирү: Светофор сүзенең мәгънәсе. “Светофор” сүзе ике өлештән тора: “свет” һәм “фор”. Свет- яктылык дигән сүз. Ә “фор” сүзе греклардан “форос” сүзеннән алынган, ул “алып килүче” дигәнне аңлата. Димәк, светофор- яктылык алып килүче булып чыга. Динамик пауза: Марданова Гөлназ. Ахтямова Гүзәл җыр “Светофор утлары” 17. Юл да бәлагә юлыкмас өчен нәрсә белергә кирәк ? ( кагыйдә). 1 нче сыйныфлар юл йөрү кагыйдәләрен беләләрме икән. Хәзер сезнең белемнәрне сыныйбыз.Мин сезгә телдән җөмләләр әйтәм, ә сез “Ярый яки ярамый” сүзе белән тулыландырып бетерәсез, Юлда уйнарга (ярамый) Өлкәннәргә урын бирергә (ярый) Яшел ут янгач, юл аша чыгарга ( ярый) Машина тәрәзәсеннән башны тыгып барырга (ярамый) Тукталышта кычкырып сөйләшергә (ярамый) Светофорда кызыл ут янгач, чыгарга ( ярамый) Светофорда яшел ут янганда юл аркылы чыгарга ( ярый) Юлны теләсә кайдан чыгарга (ярамый) Велосипед белән теләгән урында йөрергә (ярамый) Автобус ишегенә терәлеп барырга (ярамый) Автобус яки машина артына тотынып барырга (ярамый) Җәяүлегә машина хәрәкәтенә каршы барырга (ярый) Тамашачыларга сораулар: 1. Тротуар нәрсә ул? (җәяүле юлы) 2 Троллейбус, автобусны кайдан әйләнеп чыгасы? (арттан) 3. Җәмәгать траспортына кергәч нишләргә?(урын булса утыр яки тотынып бас) 4. Машинаның уң фаралары янса, ул кая борыла? (уңга) 5. Җәяү йөрүче кеше - ... (җәяүле) 6. Пассажир кем ул?( транспортка утыручы) 7. Юлда кайсы яктан йөрисе? (уң) 8. Автобуста авария булса, запас чыгу урыны кая? (тәрәзәдә) 9. Тыючы билге нинди була? (кызыл, түгәрәк) 10. Юлны җәяүле аркылы чыгу урыны. (зебра)
Башваткыч уены "Юл.Хәрәкәт. Транспорт."

Комментарии

Наши партнеры

ГИБДД МВД России
ГБУ "Безопасность дорожного движения"
ГБУ «Научный центр безопасности жизнедеятельности»