Чирмешән районында кар машиналарын тикшерәләр
Тикшерү барышында машиналарның теркәлү мәгълүматларына туры килү-килмәвенә, кагыйдәләрнең үтәлешенә, техник карау узу-узмауга, мототранспортка кенәгәсе булу-булмауга зур игътибар биреләчәк.
“Гостехнадзор”ның Чирмешән районы буенча баш дәүләт инженер – инспекторы Илнур Сәлахов әйтүенчә, бүген районда 25 кар машинасы (снегоход) бар: 10сы-физик , 15- юридик затларда теркәлгән. Теркәлмәгән мототехниканы йөртүчеләр дә бар икән.
- Декабрь-март айлары – кар машиналары иң еш файдаланыла торган чор, - ди инспектор.- Кызганыч, кар машиналары белән бәйле, кешеләр үлеменә һәм имгәнүенә китергән фаҗигаләр ел саен булып тора. Шуңа күрә “Кар машинасы” операциясенең төп бурычы – әлеге техниканы файдаланганда хәвефсезлек техникасы таләпләренең, юл хәрәкәте кагыйдәләренең төгәл үтәлүе, кар машинасы белән бәйле аварияләрне булдырмау, кешеләрнең имгәнүенә юл куймау.
13.12.2017
509
Комментарии