яктылыкны кире кайтара торган элементлар

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе тагын бер мәртәбә кисәтә: җәяүлеләр торак пункттан читтә караңгы вакытта яки күз күреме начар көнне юл аркылы чыкканда һәм юл кырыеннан хәрәкәт иткәндә, киемнәренә яктылыкны кире кайтара торган элементлар тагарга тиеш. Гомумән, җәяүле кешегә авыл-шәһәр урамнарында йөргәндә дә әлеге элементларны кулланырга тәкъдим ителә. Автомобиль фарасының якын уты кабызылган булса, машина йөртүче җәяүлене караңгыда 50 метр ераклыктан абайларга мөмкин. Ләкин бу – һәлакәтне булдырмас өчен җитәрлек түгел. Җәяүленең киемендә яктылыкны кире кайтара торган элемент булган очракта, әлеге ара 200 метрга кадәр арта. Мондый элементларны куллану җәяүлене таптату куркынычын 65 процентка киметә. РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.29 маддәсе нигезендә, яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллану хакындагы юл йөрү кагыйдәләре таләпләрен үтәмәгән өчен, 500 сум күләмендә штраф каралган. ТР Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да аеруча игътибарлы һәм сак булырга чакыра, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искәртә
яктылыкны кире кайтара торган элементлар

Комментарии

Наши партнеры

ГИБДД МВД России
ГБУ "Безопасность дорожного движения"
ГБУ «Научный центр безопасности жизнедеятельности»