Юл йөрү кагыйдәләре буенча төзелгән кроссворд “Юл, хәрәкәт, транспорт”

Горизонталь буенча сорауларга дөрес җавап тапсагыз, баганада бер җөмлә укырсыз. 1. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе( ЮХИДИ). 2. Регулировщик таягы ( жезл). 3.Тимер жираф , башы күктә, Күп күтәрә,көче күктә, Тонна – тонна йөкләрне Эләктереп ала ул, Балконнарны балкытып Биек өйләр сала ул ( кран). 4. Ике рәттә йортлар тора ун, егерме, йөзәрләп, Зур шакмаклар күзләр белән гел берсен-берсе күзләп ( урам). 5. Тимер юл үткеләрендә һ. б. урыннарында юлны ачу- ябу өчен кулланыла торган махсус киртә ( шлагбаум) 6. Шәһәр кешесе транспортны кайда көтә? ( тукталыш) 7. Ияремә менәләр , Өзгәнемә тибәләр. Йөгертәләр , чаптыралар, Кирәк җиргә китәләр ( трамвай) . 8. Беренче светофор кайсы илдә куела ? ( Лондон) 9. Кулына махсус таяк тоткан һәм күкрәгендә билгесе булган полиция хезмәткәре (көйләүче). 10. Ике тәгәрмәчле арба, атсыз да алга чаба ( велосипед). 11. Транспортсыз юлда баручы (җәяүле) . 12. Беренче рәсми юл билгеләре кайсы илдә уйлап табыла?( Париж) 13. Җир астында күп кешесе Булган яшь шәһәр гөрли. Халык тулы йортлар Урам буенча йөри . ( метро). 14. Авыл эчендә төнлә эшләргә ярамаган билге ( сигнал). 15. Юл билгесенең бер төре (күрсәтүче) 16. Бер аяклы үзе, маңгаенда өч күзе (светофор) 17. Юл да бәлагә юлыкмас өчен нәрсә белергә кирәк ? ( кагыйдә).
Юл йөрү кагыйдәләре буенча төзелгән кроссворд   “Юл, хәрәкәт, транспорт”

Комментарии

Наши партнеры

Госавтоинспекция МВД по Республике Татарстан
ГБУ "Безопасность дорожного движения"
НЦБЖД Академии наук Республики Татарстан