"Засветись"
Яшел Үзән районының Васильево бистәсендәге 38нче балалар бакчасында "Засветись" бию флешмобы булды
Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм педагоглар зурларның игътибарын юлда күренерлек булырга кирәклегенә юнәлттеләр.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы Рамил Идиятуллин җәяүлеләргә һәм бигрәк тә балаларга иминлекне тәэмин итү өчен яктылык кайтаручы элементларга ия булырга кирәклеген, мондый профилактик чараның җәяүлеләрне бәрдерүне киметү мөмкинлеге булуын ассызыклады.
Полицейскийлар флешмобны әзерләүдә, оештыруда һәм уздыруда ярдәм күрсәткән педагогларга рәхмәт белдерде, шулай ук балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә яктылык кайтаручы элементлар тапшырдылар.

19.02.2023
249
Комментарии