Апаста юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары катнашында “Күренебрәк тор!“ акциясе узды.

Апасның “Салават күпере” балалар бакчасы нәниләре юлларга чыгып, шоферлар һәм җәяүлеләр белән очрашты. Алар юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары белән берлектә яктылыкны кире кайтаручы элементлар, аларның төрләре һәм файдасы турында сөйләделәр, белешмәлекләр тараттылар. Акция барышында юл кагыйдәләре тагын бер кат хәтерләрдә яңарды. “Юлларда үз-үзеңне имин тоту күнекмәләрен бала чактан ук тәрбияләргә кирәк. Акцияләрнең төп максаты - балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү һәм машина йөртүчеләрнең, җәяүлеләрнең юл-транспорт дисциплинасын ныгыту. Акцияләр, конкурслар, әңгәмәләр вакытында яктылыкны кайтаручы элементлар йөртү мөһимлегенә басым ясала”, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Апаста юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторлары катнашында “Күренебрәк тор!“ акциясе узды.

Комментарии

Наши партнеры

ГИБДД МВД России
ГБУ "Безопасность дорожного движения"
ГБУ «Научный центр безопасности жизнедеятельности»