Россиядә Эчке эшләр министрлыгының күпчелек машина йөртүчеләргә кагыла торган яңа административ регламенты үз көченә керде.

Яңа норматив актта юл-патруль хезмәте инспекторының юл хәрәкәтендә катнашучы белән үз-үзен тотышы җентекләп билгеләнгән. «Җенес, яшь, раса, милләт, тел, гражданлык, социаль, милек яки гаилә хәле, сәяси яки дини карашлары буенча дискриминацион характердагы» фикерләр һәм гамәлләргә юл куелырга тиеш түгел. Юл-патруль хезмәте инспекторына тәмәке тарту тыелмый да, рөхсәт тә ителми. Яңа регламентта әлеге мәсьәләгә кагылышлы нинди дә булса нигезләмәләр урын алмаган. «Күпләрне тәмәке тартуга бәйле сорау кызыксындыра. Социаль челтәрләрдә хәзер инспекторга машина йөртүче алдында тартырга рөхсәт иттеләр дип язалар. Әмма бу дөреслеккә һич тә туры килми. Регламентта әйтелгәнчә, инспектор үзен әдәпле тотарга, төрле билгеләр буенча мыскыллаулар яки дискриминациягә юл куймаска тиеш», - ди Александр Разумнов. Моннан тыш, 20 октябрьдә регламент нигезендә тагын берничә кагыйдә үз көченә керә. Хәзер инспекторлар транспорт чарасын элеккеге кебек юл-патруль хезмәте постларында гына түгел, теләсә кайда туктату хокуына ия булды. Видеокамераларны моннан соң ремонт эшләре бару сәбәпле тизлек вакытлы билгеләр белән чикләнгән зоналарда да урнаштырырга мөмкин. Бу – юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатыннан эшләнә. Тагын бер яңалык – хәзер машина йөртү таныклыгын ала һәм дәүләт теркәү номерларын салдыра алмыйлар. «Әлеге регламентта төп үзгәрешләр күбесенчә дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәтен күзәтү өлкәсендә үткәрелә торган процедураларга кагыла. Аерым алганда, хәзер административ регламентта административ процедуралар саны киметелгән. Элек алар 24 булса, берләштерү нәтиҗәсендә хәзер нибары 6га калган», - диде ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы.
Россиядә Эчке эшләр министрлыгының күпчелек машина йөртүчеләргә кагыла торган яңа административ регламенты үз көченә керде.

Комментарии

Наши партнеры

Госавтоинспекция МВД по Республике Татарстан
ГБУ "Безопасность дорожного движения"
НЦБЖД Академии наук Республики Татарстан