Россиядә Эчке эшләр министрлыгының күпчелек машина йөртүчеләргә кагыла торган яңа административ регламенты үз көченә керде.

Машина йөртүче элеккечә үк сөйләшүне мобиль җайланмага, йә авторегистраторга яздыру хокукына ия. Шул ук вакытта, юл-патруль хезмәте инспекторының да моны эшләргә хакы бар. «ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан барлык административ процедураларны да автомобиль регистраторы ярдәмендә башкару нормасы гамәлгә кертелгән. Ягъни барлык процедуралар да регистратор ярдәмендә үткәрелергә тиеш. Инспектор машина йөртүчегә нәкъ менә шушы процедураларны үткәрү өчен патруль автомобиленә утырырга тәкъдим итә ала. Үз чиратында, машина йөртүче моннан баш тартырга да мөмкин, моның өчен бернинди санкцияләр дә каралмаган. Тик биредә бер искәрмә бар: әгәр полиция хезмәткәренең таләпләре нигезле икән, бу очракта инде ул тәкъдим түгел, ә машина йөртүчене тикшерү өчен инспекторның катгый таләбе булачак», - дип ассызыклады ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы. Аның сүзләренчә, мондый норма шуның белән аңлатыла: машина йөртүче рульдә вакытта, аны тикшерүе мөмкин түгел.
Россиядә Эчке эшләр министрлыгының күпчелек машина йөртүчеләргә кагыла торган яңа административ регламенты үз көченә керде.

Комментарии

Наши партнеры

Госавтоинспекция МВД по Республике Татарстан
ГБУ "Безопасность дорожного движения"
НЦБЖД Академии наук Республики Татарстан