ЮЛЛАРДА ЯҢА КАГЫЙДӘЛӘР: МАШИНА ЙӨРТҮЧЕЛӘРГӘ ИНСПЕКТОРЛАРНЫ ФОТОГА ТӨШЕРЕРГӘ ЯРЫЙ

Юл-транспорт һәлакәте турында белешмә бирү гамәлдән чыгарыла.Иң зур яңалыкларның берсе - юл-транспорт һәлакәте турында белешмә бирүнең гамәлдән чыгарылуы. Бүгенге көнгә кадәр авария килеп чыккан очракта машина йөртүчегә беренчел белешмә бирелә, моннан тыш, административ хокук бозу турында беркетмә төзелә иде. Документ авария очрагында ОСАГО полисы буенча иминият компенсацияләре түләү хакындагы гаризага теркәлде. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы Александр Разумнов «Татар-информ» агентлыгына юл-транспорт һәлакәте турындагы белешмәне гамәлдән чыгару идарә хезмәткәрләрен бер үк материалны күп тапкырлар күчереп язудан коткарачагы хакында сөйләде. «Иминият компанияләренә карарлар төзелә, шулай ук юл-транспорт һәлакәтендә катнашучыларга әлеге карарларның күчермәләре бирелә. Шунлыктан бу документларны белешмә рәвешендә кабат тутыру ихтыяҗы юк», - дип белдерде ул «Татар-информ» агентлыгына. Татарстан Республикасы Иминиятчеләр берлеге вице-президенты Рөстәм Сабиров та Эчке эшләр министрлыгының административ регламентындагы яңалыкка карата үз фикерен белдерде. «Белешмәләрнең гамәлдән чыгарылачагы хакында сүзләр шактый күптәннән, бер ел дәвамында йөри иде инде. ЮХИДИ җитәкчелеге дә, Иминиятчеләр берлеге дә һәрдаим кисәтеп торды. Чынлыкта, башта кайбер кыенлыклар туарга мөмкин. Чөнки кайбер норматив актларга, аерым алганда, ОСАГО буенча түләүләрне регламентлаучы һәм иминият компанияләренең үзләренең норматив актларына төзәтмәләр кертергә кирәк. Әлбәттә, белешмәләргә барысы да күнеккән иде. Үзгәрешләрне исәпкә алга хәлдә, эш без теләгәнчә үк тиз генә җайга салынмастыр, мөгаен. Әмма карар кабул ителгән икән инде, ул һичшиксез үтәләчәк», - диде ул. Аның фикеренчә, юл-транспорт һәлакәтләрен теркәү процессын гадиләштерү кайбер тискәре нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин. «Әлеге проблеманың икенче ягы – иминиятләштерү өлкәсендә мошенниклыкка яшел юл ачылуы. Чынлыкта, әгәр барысы да тәртиптә икән, намуслы кешегә белешмә алуның бернинди кыенлыгы да юк. Иминият компаниясе дә әлеге юл-транспорт һәлакәтен тикшерүгә азрак вакыт сарыф итәчәк. Әмма бу намуссыз кешеләргә билгеле бер мөмкинлекләр ача, чөнки аларны күбрәк белешмә алудан баш тарту кызыксындыра», - дип саный Рөстәм Сабиров. Аның фикеренчә, моны булдырмас өчен иминият компанияләре тикшерүләрне күбрәк үткәрергә мәҗбүр булачак, бу исә өстәмә финанс чыгымнары һәм вакыт таләп итәчәк. «Шунлыктан бу, бер яктан, уңайлыклар тудырса, икенче яктан, билгеле бер кыенлыклар туачак», - дип белдерде ТР Иминиятчеләр берлеге вице-президенты. Моннан тыш, мондый административ үзгәрешләр турында карарлар бергәләп – җәмәгатьчелек һәм иминият компанияләре фикерен исәпкә алып кабул ителергә тиеш. «Бәлки ниндидер күчеш чоры кирәк булгандыр. Кабул ителгән норматив актлар нигезендә тиешле чаралар күреләчәк. Татарстанда да ниндидер чаралар күрелер, әлбәттә. Алар нинди булыр – анысын иминият компанияләренең үзләреннән сорарга кирәк. Әлеге компанияләр иминият очрагын өстәмә рәвештә тикшерү өчен акча һәм вакыт сарыф итәргә мәҗбүр булачак. Юл-транспорт һәлакәте килеп чыкканнан соң төзелә торган беркетмә дә җитәр, мөгаен. Әмма авариянең чынлыгын раслый торган фактлар никадәр күбрәк булса, шулкадәр яхшырак», - дип сүзен йомгаклады ул.
ЮЛЛАРДА ЯҢА КАГЫЙДӘЛӘР: МАШИНА ЙӨРТҮЧЕЛӘРГӘ ИНСПЕКТОРЛАРНЫ ФОТОГА ТӨШЕРЕРГӘ ЯРЫЙ

Комментарии

Наши партнеры

Госавтоинспекция МВД по Республике Татарстан
ГБУ "Безопасность дорожного движения"
НЦБЖД Академии наук Республики Татарстан