Укучылар эчке эшләр бүлегенә кунакка килде

4 сыйныф укучылары Апас район эчке эшләр бүлегенә кунакка килделәр. Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары , балигъ булмаганнар эше буенча өлкән инспектор , тикшерү бүлеге җитәкчесе , кадрлар бүлеге инспекторы балаларны ишек төбендә үк җылы каршыладылар. Кунаклар район эчке эшләр бүлеге музее, хокук сакчыларының эш урыннарында булдылар, биредәге һөнәри шартлар белән таныштылар. Кораллар күргәзмәсе, полицейскийлар эшендә кулланылуы әсбап-җиһазлар, район хокук сачыларының спортта ирешкән уңышларына багышланган Кубоклар, махсус стендлар, тарихи ядкарләр, китап-кулланмалар да аларда зур кызыксыну уятты. Район эчке эшләр бүлеге коллективы кунакларга үз бүләкләрен дә әзерләгән булып чыкты-укучы балаларга инспектор яктылык кайтаргычлар бүләк итте. Сыйныф җитәкчесе Гөлшат Насретдинова шундый кирәкле тәрбия чарасына чакырган һәм катнашкан хокук сакчыларына зур рәхмәтен җиткерде. Дәресләрдә үк әзерләнгән самими сорауларына җаваплар алган балалар да бик канәгать калды.
Укучылар эчке эшләр бүлегенә кунакка килде

Комментарии

Наши партнеры

Госавтоинспекция МВД по Республике Татарстан
ГБУ "Безопасность дорожного движения"
НЦБЖД Академии наук Республики Татарстан