Юлда сак булыгыз!
Бүген юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча инструктор-методик җыелыш булды.
Чарада Башкортстан Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Артур Әхмәтханов, Башкортстан буенча ЮХХДИ башлыгы Динар Гыйльметдинов, республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров, Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов, сәламәтлек саклау министры урынбасары Юлия Кофанова, мәгариф министры урынбасары Гөлфирә Ялчикаева, Уфа шәһәре хакимияте башлыгының беренче урынбасары Салават Хөсәенов катнашты.
Җыелыш барышында республика юлларында юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләрен анализлау нигезендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, юл-транспорт фаҗигасе вакытында ашыгыч һәм беренче медицина ярдәме, кышкы чорда юл хәрәкәте үзенчәлекләре мәсьәләләре тикшерелде.

04.12.2018
348
Комментарии