Кышкы тэгэрмэч
Һава шартлары начараю сәбәпле, юл-транспорт һәлакәтләре ихтималы арта, шуңа күрә Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты республика халкына сәфәрләрдән баш тартырга тәкъдим итә.
- Кар яву, бозлавык машина йөртүче өчен куркыныч чыганагы булып тора. Караңгыдан тыш, һава торышы юлда күз күремен начарайта һәм автомобиль белән идарә итүдә зур кыенлыклар тудыра. Шуңа бәйле рәвештә, машина йөртүчеләргә автомобиль тәгәрмәчләрен вакытында кышкыга алмаштырырга тәкъдим итәбез, - дип билгеләде комитет белгечләре.

27.11.2018
491
Комментарии