Чирмешәндә полиция үз ветераннарын хөрмәтли

Галимҗан Мәгъсүм улы 30 елдан артык эчке эшләр органнарында хезмәт итә, җәмәгатьчелек тәртибен бозучыларга каршы көрәшә. Ул үзенең хезмәт бурычын намус белән, җиренә җиткереп үти. Якташыбыз хезмәттәшләре һәм район халкы арасында да зур абруй казана. -Галимҗан абый яшьләргә киңәшләре һәм эше белән ярдәм итеп торды,- ди полиция хезмәткәрләренең ветераннар оешмасы рәисе Фәрһат Хәйруллин. –Бөек Ватан сугышы ветераны 92 яшьлек Шәһит Фәттахов, Чирмешәннән 89 яшьлек Михаил Газизуллин да озак елллар милициядә хезмәт куялар, яшьләрне эшкә өйрәтәләр. Без аларны бик хөрмәт итәбез. Хәлләрен белеп торабыз, кирәк булганда булышабыз. Билгеле, туган көннәре белән дә котларга онытмыйбыз. Ветераннар оешмасы башка юбилярларны да өйләренә барып котлауны матур гадәткә керткән. -Форсаттан файдаланып, полиция бүлекчәсе җитәкчелеге һәм ветераннар оешмасы исеменнән полиция ветераннарын Өлкәннәр көне белән котлыйбыз. Безнең буын, үзен үстергән һәм тәрбияләгән, кырыс сынау елларында илебезне яклаган кешеләр алдында бурычлы. Бу бәйрәм – өлкән буынга җәмгыять тарафыннан олы хөрмәт күрсәтү, Россияне үстерүдә аның өлешен тану ул. Бүгенге пенсионерлар – илебез икътисадына нигез салучылар, илебезне үсешнең алдынгы чикләренә алып чыгучылар да алар. Сау-сәламәт булып, гомер көзләренә җан тынычлыгы белән кереп, балалар, оныклар игелеген күреп, тигезлектә яшәргә насыйп булсын сезгә!- ди Фәрһат Хәйруллин.
Чирмешәндә полиция үз ветераннарын хөрмәтли

Комментарии

Наши партнеры

Госавтоинспекция МВД по Республике Татарстан
ГБУ "Безопасность дорожного движения"
НЦБЖД Академии наук Республики Татарстан