Чирмешәндә "Тонировкасыз Татарстан" чарасы узды.

-Машина йөртүчеләрнең исләренә төшерәбез: автомобильнең алгы һәм алгы ян-як тәрәзәләренең яктылык үткәрүчәнлеге 70 проценттан ким булмаска тиеш. Бу таләп үтәлмәсә, транспорт хуҗасы 500 сум күләмендә административ җаваплылыкка тартыла. Моннан тыш дәүләт инспекторы аны каралтылган тәрәзәле автомобильне эксплуатацияләргә ярамаганлыгы, тәрәзәләрне тиешле нормативка китерергә кирәклеге турында кисәтә. Әгәр машина йөртүче каралтылган тәрәзәле автомобильдә йөрүен дәвам итсә, ягъни икенче тапкыр шушы административ хокук тәртибен бозса, ул 1000 сумга кадәр штрафка тартылырга яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алынырга мөмкин, - ди район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин.
Чирмешәндә "Тонировкасыз Татарстан" чарасы узды.

Комментарии

Наши партнеры

Госавтоинспекция МВД по Республике Татарстан
ГБУ "Безопасность дорожного движения"
НЦБЖД Академии наук Республики Татарстан