Теләчедә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы уза

21 нче сентябрьдән 29 нчы сентябрьгә кадәр район күләмендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы үткәрелә. Атналыкның төп темасы җәяүлеләрнең куркынычсызлыгын арттыру, халык, аеруча балалар арасында юлда имин йөрү кагыйдәләрен пропагандалау, моңа киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү. Әлеге атналык юлларда балалар катнашында килеп туган аварияләр проблемасы белән таныштыруга нигезләнгән. Шулай ук балалар катнашында велосипедларда, скутер һәм мотоциклларда йөргәндә җәяүлеләр һәм транспортта йөрүчеләр үзләрен ничек тотарга тиешлеге турында, - дип белдерәләр ЮХИДИ бүлегендә.
Теләчедә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы уза

Комментарии

здорово

28.09.2017

Наши партнеры

ГИБДД МВД России
ГБУ "Безопасность дорожного движения"
ГБУ «Научный центр безопасности жизнедеятельности»