Транспорт чараларын тикшерүне видеога төшерәчәкләр

Бу хакта "Российская газета"га Ространснадзорда хәбәр иткәннәр. Транспорт чараларын мәҗбүри техник тикшерү турындагы канунга төзәтмәләрне Икътисади үсеш министрлыгы эшләгән. Бу хакта идарәнең 2017 ел беренче яртыеллыгындагы хокук куллану гамәленә нәтиҗә ясаганда фикер алышканнар. Башта идарә гражданнар һәм оешмалардан килгән сыйфатсыз хезмәт күрсәтүгә караган шикаятьләр буенча диагностик үзәкләрне тикшерәчәк. Иң беренче чиратта, сүз техник тикшерү үткәрмичә генә диагностик карта бирү турында бара. Сер түгел, хәзер аны өйгә китереп бирү шарты белән дә машинаны тикшермичә сатып алырга мөмкин. Мондый хокук бозучыларга карата җәза катгыйланачак. Шулай ук транспорт чарасы булган техник тикшерү урынында фото һәм видеога теркәүне кертергә уйлыйлар.
Транспорт чараларын тикшерүне видеога төшерәчәкләр

Комментарии

Наши партнеры

ГИБДД МВД России
ГБУ "Безопасность дорожного движения"
ГБУ «Научный центр безопасности жизнедеятельности»