Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү- заманыбызның иң актуаль мәсьәләләренең берсе

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү- заманыбызның иң актуаль мәсьәләләренең берсе. Бу юнәлештә безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында даими рәвештә эш алып барыла. Бүген дә шөгыльләр юл йөрү кагыйдәләренә, аларны тагын бер кат искә төшереп үтүгә, белгәннәрне ныгытуга багышланды. Килгән кунакларыбыз да бар иде, алар- ГБУ “БДД” Казан шәһәренең Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н., район мәгариф бүлегендә мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү методисты Саетова А.Н. һәм район тәрбиячеләре. Икенче кечкенәләр төркеме балалары “Мурзикның юл йөрү кагыйдәләренә өйрәнүе”, ә зурлар төркеме балалары “Юл йөрү кагыйдәләрен белү мөһим” темасына чаралар уздырдылар. Әлеге чараларның максаты бик җитди: балаларны юл билгеләрен аера белүне, юлда хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү; юлларда күзәтүчәнлекне, игътибарлыкны, мөстәкыйль фикерләүне үстерү; урамда, җәмәгать транспортында, торак зоналарда үз-үзеңне тоту мәдәниятен тәрбияләү. Ягафарова Г.Н. балаларга җәяүлеләрнең юлда йөрү үзенчәлекләрен, транспортта үз-үзеңне тоту күнекмәләрен тагын бер кат искә төшерде, соңыннан истәлекле бүләкләр тапшырды ..
Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү- заманыбызның иң актуаль мәсьәләләренең берсе

Комментарии

юлда йору кагыйдэлэрен кече яштэн белу кирэк

28.09.2017

Наши партнеры

Госавтоинспекция МВД по Республике Татарстан
ГБУ "Безопасность дорожного движения"
НЦБЖД Академии наук Республики Татарстан