ЮХИДИ имтиханнарын тапшыру буенча яңа кагыйдәләр үз көченә керде

Яңа кагыйдәләрдә мотоциклар өчен "Тизлектә маневрлар ясау " күнекмәсе мәҗбүри ителгән. Кышкы шартларда мәйданчыкта имтихан бирү мәсьәләсе дә хәл ителгән. Имтиханны мәйданчыкта туктатып, начар билге кую турындагы нигезләмә булдырылган. Хәзер сынауны балигъ яшенә җитмәгәннәр һәм, элегрәк машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителеп, аны кайтару шартларын үтәмәгәннәр уза алмый. Тагын бер яңалык - хәзер машина йөртү таныклыгын 15 көн эчендә Күп функцияле үзәктә ясатып алып булачак. Аны гариза бирүче үз теләге белән тапшыра ала. Әгәр кеше чит ил паспортын күрсәтсә, андагы латинча язылган сүзләр машина таныклыгына шул рәвештәгечә күчерелеп языла. 14 октябрь көнне шулай ук транспорт чараларын һәм аларның прицепларын теркәү тәртибе үзгәрә. Имтихан бирергә һәм таныклыкны алу өчен дәүләт пошлинасын түләү Салым кодексы кушканча үтәләчәк. Аны гариза биргәнче түләргә кирәк.
ЮХИДИ имтиханнарын тапшыру буенча яңа кагыйдәләр үз көченә керде

Комментарии

Наши партнеры

ГИБДД МВД России
ГБУ "Безопасность дорожного движения"
ГБУ «Научный центр безопасности жизнедеятельности»