Чирмешәндә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы уза

Әлеге чараның төп максаты – юл – транспорт һәлакәтләрендә балалар травматизмын кисәтү һәм белем бирү учреждениеләре янында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыра төшү. -Атна барышында районның мәгариф учреждениеләрендә ата-аналар, балалар белән төрле чаралар: әңгәмәләр, класс сәгатьләре үткәрү планлаштырабыз, юлда үз – үзеңне тоту турында чыгышлар ясаячакбыз, - ди район ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда инспекторы Рәмис Шәкуров.- Атналык барышында полиция хезмәткәрләре, нигездә, мәктәпләр, балалар бакчалары янында кизү торачаклар.
Чирмешәндә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы уза

Комментарии

Наши партнеры